Бүген унберенче сыйныф укучылары йомгаклау иншасы яздылар

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

4 декабрь көнне, урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты буларак йомгаклау иншасы (изложение ) XI (XII) сыйныфлар, экстерннар өчен үткәрелә.

Бәяләгәндә, инша язуның күләме һәм мөстәкыйльлеге таләпләрен үтәүгә, аның сайланган темага туры килүенә, позицияне дәлилли һәм нигезле рәвештә әдәби материалны җәлеп итә белүенә аерым игътибар бирелә. Йомгаклау иншасын (изложение) үткәрү һәм тикшерү комиссиясе мәктәп һәм муниципаль дәрәҗәдә төзелә. Иншаны тикшерү (изложение) һәм бланкларны эшкәртү 12 көн эчендә үткәрелә. Нәтиҗәләр белән катнашучылар үз мәктәпләрендә 2024 елның 18 декабренә кадәр таныша ала. Нәтиҗә булып «Зачет» яки «Незачет» тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International