РФ Мәгариф министры Сергей Кравцовның волонтерлар белән котлавы

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән волонтерлар көне белән котлыйм.

Россиядә 21 миллионнан артык волонтер бар, алар төрле эшләр башкара - зур чараларны оештыруда ярдәм итүдән башлап , йорт-җирсез калучыларга булышуга кадәр.

Безнең илдә фидакарь хезмәт итәргә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итәргә әзер булган кешеләрнең шулкадәр күп булуы белән горурланам. Сезнең шәфкатьлелек, башка кешеләр язмышына битараф булмау - мөһим булган кыйммәтләр ул.

Һәркайсыгызга хезмәтегез, батырлыгыгыз һәм теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм.

Кадерле волонтерлар, бәйрәм белән!

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International