Мәскәүдә 4 декабрьдә «Балигъ булмаган чит ил гражданнарын белем бирү тирәлегендә: проблемалар, тенденцияләр, перспективалар» II Бөтенроссия киңәшмәсе узды.
Чарада Россия Мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова һәм Россия Мәгариф министрлыгының балаларның хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Лариса Фальковская катнашты. Бөтенроссия киңәшмәсе балигъ булмаган чит ил гражданнарының социомәдәни һәм тел ягыннан яраклашу эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен үткәрелде.
Чара көндезге һәм читтән торып оештырылган форматларда узды һәм меңгә якын кешене берләштерде. Анда шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгы, Россия ФАДН, Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы башкарма органнары, җирле үзидарә органнары, югары белем бирү оешмалары вәкилләре, балигъ булмаган чит ил гражданнары укый торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, шулай ук балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарының һәм учреждениеләренең вазыйфаи затлары катнашты.
Чара барышында чит илнең балигъ булмаган балаларын психологик-педагогик озатып йөрү һәм аларның тел ягыннан яраклашуы буенча секцияләр эше оештырылды. Моннан тыш, Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасының, Мәскәү, Воронеж һәм Иркутск өлкәләренең, Кемеров өлкәсенең - Кузбасс, Красноярск краеның, балигъ булмаган чит ил гражданнарын социальләштерү һәм яраклаштыру буенча Санкт-Петербургның уңай тәҗрибәсе тәкъдим ителде.