Кичә Казанның 6 меңнән артык укучысы бердәм дәүләт имтиханына керүгә рөхсәт булып саналучы йомгаклау иншасы язды.
Нәтиҗәләрне укучыларга 18 декабрьдән дә соңга калмыйча игълан итәчәкләр. Унберенче сыйныф укучыларына биремне үтәүгә 3 сәгать 55 минут вакыт бирелде. Бу вакыт эчендә булачак чыгарылыш укучыларына үз әсәрләре темасын ачарга кирәк иде.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучыларга аларның сәламәтлеген исәпкә алган шартлар тудырдылар, шулай ук инша язуга бирелгән вакытны сәгать ярымга арттырдылар.
БДИга керү өчен чыгарылыш сыйныф укучылары биремне уңышлы үтәргә тиеш. Җитди сәбәп белән килмичә калган укучылар 1 февраль һәм 2 апрель көнне иншаны кабат язачаклар.