«Игелекле сәяхәт» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

10 декабрьгә кадәр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче казанлылар инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелә торган «Игелекле сәяхәт» конкурсына гариза җибәрә ала.

Биш гаилә Россиянең иң матур шәһәрләренең берсенә барырга мөмкинлек алачак. Катнашу өчен "Ни өчен мин Калининградка барырга тиеш" темасына видеоны dobro@kzn.ru почтасына җибәрергә кирәк.

Узган ел җиңүчеләр Санкт-Петербургта булдылар. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә инвалидлар декадасы уза, декада вакытында 100дән артык бушлай чара узачак.

Программада - тантаналы һәм хәйрия концертлары, акцияләр, мастер-класслар, китаплар һәм рәсемнәр күргәзмәләре, спектакльләр. Хәзер Казанда сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән 83 меңгә якын кеше яши, шул исәптән 6186 бала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International