Дәүләт Советында белем һәм тәрбия мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 6 декабре, җомга

Парламентта КПРФ фракциясе инициативасы буенча оештырылган түгәрәк өстәлдә катнашучылар мәгариф һәм тәрбия өлкәсендәге проблемалар турында сөйләделәр. Мәгариф системасы мәсьәләләре буенча фикер алышуда Дәүләт Советы депутатлары, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТРда кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, ТР Рәисе ярдәмчесе, “Беренчеләр хәрәкәте” федераль яшьләр оешмасының төбәк бүлеге рәисе Тимур Сөләйманов, галимнәр һәм педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Очрашуны ачып, Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, республикада мәгариф һәм тәрбия өлкәсен үстерү һәм камилләштерү мәсьәләләренә Дәүләт Советы өстенлекле игътибар бирә, дип билгеләп үтте. Тармакның иң кискен проблемалары дип ул укытучыларның хезмәт хакы, укытучы һөнәренең абруен күтәрү, мәктәпләрнең матди-техник базасы дәрәҗәсен атады.

Тармакның торышы турында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, республикада 1 402 мәктәп, 1 945 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 100 һөнәри һәм 46 югары белем бирү оешмасы эшли. Аларда 945 меңнән артык мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, урта һөнәри белем бирү мәктәбе укучылары һәм югары уку йортлары студентлары тәрбияләнә һәм белем ала. Республиканың мәгариф системасында 77 меңгә якын педагогик хезмәткәр эшли, шул исәптән 32 меңнән артыгы мәктәп укытучысы.

"Мәгариф", "Демография", "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, министр республикада максатчан эш алып барыла торган өстенлекле юнәлешләрне билгеләп үтте. 2019-2024 елларда "Мәгариф" илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыруга 26 млрд сум бүлеп бирелгән, ә "Демография" проектының "Мәшгульлеккә ярдәм" федераль проекты кысаларында бакчаларда 15,7 мең урын булдырылган, шул исәптән 3 яшькә кадәрге 8790 бала өчен 67 балалар бакчасы төзелгән .

Тармак проблемаларын анализлап, Илсур Һадуллин игътибарны педагогик кадрлар җитмәүгә юнәлтте. 2024/2025 уку елы башына аларга ихтыяҗ 2 меңгә якын кеше тәшкил итә.

Мәгариф мәсьәләләре Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле әйтүенчә иң кискен мәсьәләләрнең берсе булып кала. Балалар омбудсмены Ирина Волынец сүзләренчә, мондый мөрәҗәгатьләр гражданнар шикаятьләренең 43 проценттан артыгын тәшкил итә. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча профильле ведомстволарга һәм оешмаларга тәкъдимнәр белән тиешле карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International