Казан укучыларын һәм педагогларны гомуми белем бирү предметлары буенча халыкара олимпиадаларда җиңүләре өчен бүләкләячәкләр. Әйтик, алтын медаль ияләре өчен премия күләме 300 мең сум тәшкил итәчәк, көмеш - 250 мең һәм бронза - 200 мең сум (салым акчаларын да кертеп).
Билгеләп үтелгәнчә, призлы урыннар санына карамастан, укучы бер премия алачак. Педагоглар өчен түләү суммасы аның өйрәнчегенең иң югары нәтиҗәләренә карап билгеләнәчәк. Әйтик, алтын медаль иясе әзерләгән өчен премия күләме 300 мең сум, көмеш һәм бронза - 250 һәм 200 мең сум тәшкил итәчәк.
2024 елда премиягә чыгымнар 600 мең сум тәшкил итәчәк.