РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия югары уку йортларына кабул итү тәртибен үзгәртте

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Россиядә бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча вузларга кабул итү тәртибе расланды. Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы хокукый актларның рәсми интернет-порталында чыкты.

Хәзер мәгариф учреждениеләрендә бакалариват программаларына бердәм кабул итү срогы булачак. Кампания 20 июньнән башлана. Бюджетка керүчеләр өчен ул 1 сентябрьгә кадәр тәмамланачак, ә контрактка кабул итүне һәм өстәмә җыелманы үткәрүне исәпкә алып - бер айга соңрак.

Шулай ук 2025 елдан магистратура программаларына керүчеләр документларны "Дәүләт хезмәте" порталында суперсервис аша җибәрә алачак. Яңа кагыйдәләрдә , моннан тыш, абитуриент бер үк вакытта документлар тапшырырга мөмкин булган белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләренең иң чик саны расланган. Әгәр дә элек бу санны югары уку йорты үзе урнаштырган булса, хәзер сан бердәм булачак - биш белгечлек һәм әзерлекнең биш юнәлеше.

Үзгәрешләр бакалавриват һәм специалитет программалары буенча шәхси казанышларга да кагылды, алар өчен абитуриент өстәмә баллар алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International