Россиядә "Кадрлар" илкүләм проекты кысаларында студентларны гамәли укытуны көчәйтәчәкләр

2024 елның 6 декабре, җомга

"Кадрлар" илкүләм проекты икътисадны кирәкле хезмәткәрләр белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. Әлеге максатка ирешү өчен ел саен икътисад белгечләренә 5 елга ихтыяҗ фаразын төзиячәкләр, шулай ук студентлар өчен практика үтү дә артачак. Бу хакта РФ хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин белдерде.

Ул шулай ук "Мәгълүматлар икътисады һәм цифрлы трансформация" дигән тагын бер проект турында да сөйләде. Аның кысаларында Россиядә алга таба дәүләт хезмәтләрен камилләштерергә, төп секторларда цифрлы платформалар булдырырга, үзебезнең ИТ-чишелешләрне икътисадның барлык өлкәләренә оператив рәвештә кертергә һәм элемтә хезмәтләрен, шул исәптән югары тизлекле интернетны үстерергә ниятлиләр.

Шулай ук РФ хакимияте биоикътисад үсешенә багышланган 20 нче илкүләм проект формалаштыруны планлаштыра. Аны 2025 елның март ахырына Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча әзерлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International