Түбән Кама педагогика көллиятенә Нәкый Әхмәтшин исеме бирелде. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. РСФСРның атказанган укытучысы, шәһәрнең мактаулы гражданы озак вакыт Түбән Кама районы мәгариф системасын җитәкләде. Ул мәктәпләрнең, мәктәптән тыш һәм мәктәпкәчә учреждениеләрнең укыту-матди базасын ныгытуга зур игътибар бирде.
Аның инициативасы буенча укытуның кабинет системасына күчү булды, Россиядә беренче Халык мәгарифе музее булдырылды. Атаклы педагог 2017 елның декабрендә, 89 яшендә вафат булды.