Яр Чаллы "Кванториум"ында роботлар көрәште

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

6 декабрь көнне "Кванториум" балалар технопаркында алтынчы тапкыр робот техникасы буенча республика ачык ярышлары узды. Быел Чаллыга Татарстан Республикасының 15 районыннан һәм Казаннан 130 укучы килде.

Ярышлар өч номинациядә һәм ике яшь категориясендә узды: 10-13 һәм 14-18 яшь.

Җиңүчеләр: Арча районы С.З. Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбеннән Хәкимҗанов Булат, Мөнәвәров Адель, Шәмсетдинов Азат һәм Хәлилов Булат, Мөслим районының мәктәптән тыш эш үзәгеннән Сираева Ралина һәм Лошкарев Илья. Шулай ук Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары, Кайбыч районының "Экология, Мәдәният, Мәгариф" мәктәптән тыш эш үзәге, Дәрвишләр бистәсенең Балалар иҗат үзәге, Казан шәһәре, 36 нчы инновацион технологияләр лицее һәм Яр Чаллының "Кванториум" балалар технопаркы призерлар булдылар.

Чара "Мәгариф" милли проекты кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International