Казанның 35 нче лицее - «Галактика» мәгариф үзәгендә авиатөзелеш, профильнең инженерлык классларын булдыру һәм эшләтү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.
190нан артык укучы табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге фәннәр буенча өстәмә (тирәнтен) әзерлек, шулай ук пилотсыз авиация системалары белән эшләүнең база күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән өстәмә белем бирү программалары буенча белем ала. Әлеге юнәлешне гамәлгә ашыруга «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проектының «Илебезнең пилотсыз авиация системаларына ихтыяҗны стимуллаштыру» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында алынган җиһазлар ярдәм итә.
Йолдызлар һәм иксез-чиксез космос киңлекләре турында хыялланган һәркем Казан шәһәренең "Галактика" белем бирү үзәгенә килде. Алар биредә «Классная встреча» Бөтенроссия проекты кысаларында лицейда мактаулы кунаклары - Россия Федерациясе Герое, очучы - космонавт, полковник Олег Новицкийны һәм беренче Белоруссия хатын-кыз-космонавты, Белоруссия Герое, «Белорусский фонд мира» иҗтимагый берләшмәсенең гуманитар хезмәттәшлек һәм иҗтимагый эшчәнлек идарәсе рәисе урынбасары Мария Василевская белән очраштылар.
Укучылар белән әңгәмә барышында Олег Новицкий һәм Марина Василевская үзләренең тормышлары һәм эшләре турындагы истәлекләр белән уртаклаштылар, миссияләренең мөһим мизгелләре турында сөйләделәр.