"Фән. Геройлар территориясе" фәнни-популяр конкурсының өченче этабы (10-22 яшьлек укучылар һәм студентлар өчен) 12 декабрьдә старт ала.
Катнашучылар ярымфиналга чыгу өчен көрәшәчәк - анда 100 иң яхшы конкурсант чыга алачак. Конкурсны оештыручылар хәбәр иткәнчә, өченче этап бер атна дәвам итәчәк, анда катнашучылар ясалма интеллект һәм компьютер технологияләре темасына чумачак. Конкурста катнашырга теләүчеләргә герои.наука.рф платформасында теркәлергә кирәк (анда фәнни казанышлар һәм Россия тикшеренүчеләренең ачышлары турында мәкаләләр һәм видеоэкскурсияләр урнаштырылган). Шул ук вакытта аларга "Суперблиц" ны узарга һәм, ярымфиналга чыгу өчен , беренче һәм икенче этап биремнәрен үтәп, калган катнашучыларны куып җитәргә туры киләчәк.
Проектның максаты - яшьләр һәм яшүсмерләрнең заманча фән белән кызыксынуын профильле уен ярдәмендә көчәйтү, галим һөнәре белән таныштыру, аның чын әһәмиятен күрсәтү һәм кызыксынучы яшьләргә үз карьера потенциалын ачарга ярдәм итү. Узган ел фәнни ярышта бөтен Россиядән 23 мең яшь кеше катнашкан. Конкурс финалы Россия фәне көнендә, 2025 елның 8 февралендә «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты буенча оештырылган Н.Э. Бауман исемендәге МГТУның яңа кампусы базасында узачак.
Беренче өч урынны алган җиңүчеләр илнең иң эре фәнни үзәкләрендә стажировкалар узачак һәм Бауманкага кергәндә өстәмә баллар алачак.