Менделеевскида махсус хәрби операциягә ярдәм йөзеннән хәйрия ярминкәсе узды

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Менделеевскида Ватан Геройлары көне алдыннан Советлар Союзы Герое М. С. Фомин исемендәге 1 нче мәктәптә хәйрия ярминкәсе узды. Ярминкәдә әти-әниләр һәм укучылар тарафыннан әзерләнгән өйдә пешкән камыр ризыклары, печенье, торт, джемнар һәм башка ризыклар сатылган. Укучылар шулай ук үз куллары белән күп төрле эшләнмәләр: уенчыклар, бизәнү әйберләре, открыткалар, картиналар, сувенирлар ясаганнар. Сатудан кергән акчаларның гомуми суммасы 50 мең сумнан артып китте. Барлык эшләп тапкан акчалар махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга ярдәмгә җибәреләчәк.

Элегрәк мондый ярминкә "Щедрый вторник" хәйрия акциясе кысаларында "Атмосфера" арт-киңлегендә узган иде. Анда 32 мең сумнан артык акча җыелган. Алар якындагы ике атнада МХО зонасына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International