Омск өлкәсендә җитәкчеләр һәм туган тел укытучылары өчен семинар-киңәшмә узды

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

5-8 декабрьдә Омск өлкәсендә Татарстан Республикасы делегациясе катнашында этномәдәни компоненты булган белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм туган тел укытучылары өчен семинар-киңәшмә узды.

Делегация составына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсенең төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина керде. Чараны уздыруның максаты - Омск өлкәсендә этномәдәни белем бирү торышын өйрәнү, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, мәгариф оешмалары директорларына һәм укытучыларына методик ярдәм күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International