Мәскәүдә «Россия» Милли үзәге мәйданчыгында «ПРО Образование - 2024» мәгариф өлкәсендә журналистлар эшләре Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне һәм призёрларны бүләкләү тантанасы булды. Быел конкурска Россиянең 89 төбәгеннән 4000 дән артык гариза кергән.
Лауреатлар арасында Татарстаннан Ольга Степанова да бар иде, ул “Иҗтимагый берләшмәләр, оешмалар һәм укучыларның, ата-аналарның һәм педагогларның хәрәкәтләре турында иң яхшы материал” номинациясендә бүләк алды.
Конкурсны оештыручылар РФ Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф инициативалары үзәге. Чарага ярдәмне партнерлар күрсәткән, алар арасында "Диалог", "Сферум", "Газпром" һәм башкалар.