Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен йөзү турнирлары узды

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Казанда Халыкара инвалидлар көненә багышланган сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен йөзү турнирлары узды. Оештыручылар - «Трамплин» хәйрия фонды, «Авиатор» физкультура-спорт берләшмәсе һәм «Үзәк» физкультура-спорт берләшмәсе».

Чараларда Казан мәктәпләре һәм мәктәп-интернатларында тәрбияләнүчеләр, шулай ук Казан мәктәпләренең инклюзив сыйныф укучылары катнашты.

2024 елның 4 декабрендә «Триумф» спорт-савыктыру комплексы бассейнында йөзү буенча «Преодолей себя!» турниры узды, анда 45 бала һәм инвалидлыгы булган яшүсмерләр катнашты, ә 2024 елның 6 декабрендә «Акчарлак» зур йөзү бассейнында Татарстан Республикасы «Забота» РООРДИ карамагындагы 40 бала көч сынашты, алар даими рәвештә йөзү белән шөгыльләнүчеләр.

Чараларның максаты балаларны йөзү дәресләренә җәлеп итү генә түгел, ә аларга үзара аралашырга һәм хезмәттәшлек итәргә, яңа кешеләр белән элемтәләр табарга ярдәм итү.

Турнирларны оештыручылар партнерларга һәм иганәчеләргә ярдәм күрсәткәннәре өчен, шулай ук кунакларга, волонтерлар төркеменә һәм чарада катнашучыларның барысына да бәйрәм кәефе һәм спорт дәрте биргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International