Татарстанда бер генә югары уку йорты - Казан федераль университеты , мигрантлар өчен рус теле, Россия тарихы һәм РФ законнары нигезләре буенча имтиханнар үткәрү хокукын алды.
Хөкүмәте карары белән мигрантлар өчен имтиханнар үткәрергә хокуклы 92 дәүләт учреждениесе исемлеге расланды. Документка РФ Премьер-министры Михаил Мишустин кул куйды, ул хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.
Моңа кадәр Россия Хөкүмәте үз карары белән мигрантлар өчен рус теленнән имтиханнарга бәяләрне билгеләде. РФ гражданлыгы алу өчен кирәкле бер имтиханны тапшыруга 2950 сум түләргә кирәк булачак.
Вакытлыча яшәү яки яшәү төренә рөхсәт алу өчен имтихан ике тапкырга кыйммәткәрәк төшәчәк - 5900 сум, ә эшкә яки патентка рөхсәт алу өчен - 3800 сум.
Тагын 9 ноябрьдә Россия Президенты Владимир Путин арадашчыларга мигрантлардан имтиханнар кабул итүне тыю турындагы канунга кул куйды.