Казан халкына “Бала, гаджет һәм ата-аналар. Кем җиңәчәк?" дигән темага лекция укыячаклар. Психолог тыңлаучыларга смартфон, планшет һәм башка "акыллы" җайланмалар балаларга һәм аларның әти-әниләренә ничек йогынты ясавын сөйләячәк. Теләгән һәркем үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
Очрашу 15 декабрьдә 12:00 сәгатьтә Республика клиник наркология диспансерында узачак. Лекцияне медицина учреждениесенең психология лабораториясе мөдире, клиник психолог Лилия Зайцева укыячак.
Катнашу бушлай, әмма теркәлергә кирәк. Адресы: Сеченов урамы, 6д, 3 кат (мансарда).
Элегрәк казанлыларга мондый лекцияне укыган булганнар, бу юлы ата-аналар үтенече буенча кабатлыйлар, дип хәбәр иттеләр шәһәр сәламәтлек саклау идарәсендә.