«Стереотип үткәндә кала»: өлкән сыйныф укучыларының 74% эшче һөнәрләре алырга тели

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Җәмгыятьтә эшче һөнәрләре вәкилләренә карата урнашкан стереотиплар үткәндә калып бара. Яшьләр арасында мондый белгечлекләрнең популярлыгы арта - югары сыйныф укучыларының 74%ы көллиятләрдә укуны дәвам итәргә планлаштыралар. Бу хакта «Профессионалитет: эшче карьерасына яңа караш» дигән аналитик доклад мәгълүматлары сөйли.

Тикшеренүне Россия Мәгариф министрлыгы һәм 38 эксперт белән берлектә "Милли өстенлекләр" АНО уздырган. Аның нәтиҗәләре буенча мәктәпне тшмамлаучы укучыларының 14% ы гына югары белем алырга тели. Калганнары 9 яки 11 сыйныфтан соң көллиятләргә укырга керергә планлаштыралар.

Эшче белгечлегенә карата карашны үзгәртүдә "Профессионалитет" проекты зур роль уйнады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International