Коррупцияне кабул итмәү белән бәйле гражданлык позициясен формалаштыру математика, физика, биология, химия, хезмәт дәресләренең барысында да булырга тиеш. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.
Уку процессы башыннан алып ахырына кадәр тәрбиягә юнәлтелгән, аерым дәрестә балаларны тәрбияләү кызык булыр иде, дип аңлатты мәгариф министры.
Коррупциягә каршы көрәш буенча Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә торган иҗади конкурслар шундый сәясәтнең нәтиҗәләреннән берсе булды. Мәгариф министры шулай ук мондый конкурслар балаларны гына түгел, аларның әти-әниләрен дә тәрбияли, диде.
Коррупциягә каршы юнәлешле иҗади конкурсларда җиңүчеләрне Казан Кремлендә бүләкләделәр. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан барлыгы дүрт конкурс оештырылган. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара 9 декабрьдә билгеләп үтелә.