Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Рособрнадзорның 2024 елның 11 ноябрендәге 787/2089, 788/2090 һәм 789/2091 уртак боерыклары белән бердәм дәүләт имтиханын (БДИ), төп дәүләт имтиханын (ТДИ) һәм һәр укыту предметы буенча дәүләт имтиханын үткәрүнең расписаниесе һәм дәвамлылыгы, имтихан биремнәрен үтәгәндә кулланырга мөмкин булган белем һәм тәрбия чаралары исемлеге расланды. Документлар Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан 2024 елның 10 декабрендә теркәлгән.
Боерыкларны эшләү этабында гражданнардан, һөнәри-педагогик бергәлек вәкилләреннән һәм мәгариф белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләреннән кергән тәкъдимнәр һәм кисәтүләр исәпкә алынды, имтиханнарда катнашучылар өчен максималь уңайлы шартлар тәэмин итү өчен барлык кирәкле чаралар күрелде.
БДИның вакытыннан алда чоры 21 мартта башлана, төп чор - 23 майда, өстәмә чор - 4 сентябрьдә.
2025 елда бердәм дәүләт имтиханын уздыруның төп чоры даталары:
23 май (җомга) - тарих, әдәбият, химия;
27 май (сишәмбе) - төп дәрәҗәдәге математика , профильле дәрәҗәдәге математика;
30 май (җомга) - рус теле;
2 июнь (дүшәмбе) - җәмгыять белеме, физика;
5 июньдә (пәнҗешәмбе) - биология, география, чит телләр (инглиз, испан, кытай, немец, француз телләре) (язма өлеш);
10 июньдә (сишәмбе) - чит телләр (инглиз, испан, кытай, немец, француз) (телдән өлеш), информатика;
11 июнь (чәршәмбе) - чит телләр (инглиз, испан, кытай, немец, француз) (телдән өлеш), информатика.
9 нчы сыйныф укучылары өчен дәүләт имтиханын үткәрү шулай ук өч чорга бүленгән: вакытыннан алда (22 апрельдән), төп (21 майдан) һәм өстәмә (2 сентябрьдән).
2025 елда төп дәүләт имтиханын үткәрүнең төп чоры даталары:
21 май (чәршәмбе) - чит телләр (инглиз, испан, немец, француз);
22 май (пәнҗешәмбе) - чит телләр (инглиз, испан, немец, француз);
26 май (дүшәмбе) - биология, информатика, җәмгыять белеме, химия;
29 май (пәнҗешәмбе) - география, тарих, физика, химия;
3 июнь (сишәмбе) - математика;
6 июнь (җомга) - география, информатика, җәмгыять белеме;
9 июнь (дүшәмбе) - рус теле;
16 июнь (дүшәмбе) - биология, информатика, әдәбият, физика.
Резерв көннәре итеп 26-28 июнь һәм 30 июнь - 2 июль билгеләнгән.
Барлык имтиханнар да җирле вакыт белән 10:00 сәгатьтә башлана.