"Артек”ның 100 еллыгына "Мөһим сөйләшүләр" дәресе һәм бөтен ил буенча күргәзмәләр оештырылачак

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

2025 елның июнендә «Артек» Халыкара балалар үзәге үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. ТАССтагы юбилей чаралары программасына багышланган матбугат конференциясендә видеомөрәҗәгать белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко чыгыш ясады, шулай ук РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Мәгълүмат һәм матбугат департаменты директоры Мария Захарова катнашты.

Дмитрий Чернышенко ассызыклаганча, безнең илдә әлеге халыкара үзәк чынлап та балалар ялы эталоны булып санала: анда балалар сәламәтлекләрен ныгыталар, заманча программалар буенча белем алалар, спорт белән актив шөгыльләнәләр һәм, Президент Владимир Путин билгеләп үткәнчә: «Артек»та иң мөһиме дус булырга өйрәтәләр.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, "Артек" та булучылар саны бүгенге көндә 1 812 674 кеше тәшкил итә. Ел саен "Артек"ка 44 меңнән артык бала бара , җәйге сменаларга - 12 мең. 2014 елдан 2024 елга кадәр үзәк 310 меңнән артык бала кабул иткән.

Үзәкнең 100 еллыгын бәйрәм итү программасында - төрле буыннардагы артистлар очрашуы. «Кояшлы» балалар лагерен ачу юбилей елының күренекле вакыйгасы булачак.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International