Татарстанның Питрәч районында иң зур балалар бакчасы төзелеше 2024 ел ахырына тәмамланачак. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Шигали авыл җирлегендә барлыкка киләчәк.
«Царево» ТКсында «Йолдызчык» балалар бакчасы 340 урын тәшкил итә, шулай ук 170 өстәмә урын булдырылачак. 510 бала бакчага йөри алачак. Барлыгы 18 төркем оештырылачак. Төзелешне Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов тикшерде.
Бүгенге көндә төзекләндерү эшләре тулысынча төгәлләнгән, төркемнәрдә бизәү,буяу эшләре алып барыла, плитәләр һәм линолеум салына, ишекләр урнаштырыла, җиһазлар җыю, технологик җиһазлар урнаштыру эшләре башкарыла.