РФ Конституциясе көнендә Фәрит Мөхәммәтшин яшь татарстанлыларга паспортлар тапшырды

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген республика Дәүләт Советы бинасында Татарстанның яшь кешеләренә паспортлар тапшыру тантанасы узды. Документларны төбәк парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан 22 укучы алды.

Яшьләрне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марат Галиев котладылар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International