19 декабрьдә Россия ИТ-югары уку йортында 9-11 сыйныф укучылары һәм студентлар арасында робототехниканы популярлаштыру чарасы узачак.
Иннополис Университетының сәнәгать робототехникасын үстерү үзәге белгечләре, Тесвел компанияләре, DigitalAutoSystems, TECHNORED, ВР-Мастер, Альфа-ИНТЕХ экспертлары мастер-класслар һәм лекцияләр үткәрәчәк. Программада шулай ук вакансияләр ярминкәсе һәм «ИнноПарк»ка экскурсия дә бар. 17 декабрьгә кадәр алдан теркәлү буенча офлайн һәм онлайн-форматларда катнашырга була.
Техник югары уку йортлары студентлары робототехник индустриядә карьера башлану турында эксперт дискуссиясендә катнашачак.