Россия Мәгариф министрлыгы, үзебезнең цифрлы инновацияләрне исәпкә алып, информатика буенча дәреслек эшли

2024 елның 13 декабре, җомга

Россия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов цифрлы технологияләр үсеше һәм бу өлкәдә квалификацияле кадрлар әзерләү турында сөйләде.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, кызганычка каршы, төп дисциплиналар - математика, физика, химия буенча имтихан бирүчеләр саны кими.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов мәгълүмат технологияләре һәм IT-белгечлекләргә кызыксынуның күп очракта мәктәптә баруына игътибарны юнәлтте. Ул хәбәр иткәнчә, информатика буенча бердәм дәүләт дәреслеге әзерләнә.

“Мәгариф” илкүләм проекты нигезендә мәктәпләрнең матди-техник базасы яңартылды. 309 "IT-куб" цифрлы белем бирү үзәге булдырылган һәм ел ахырына кадәр тагын 19 ачылачак. 19 меңнән артык мәктәптә «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик үзәкләре бар. 384 "Кванториум" ачылган һәм тагын ел ахырына кадәр 80 ачылачак.

Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, 2021 елдан бирле уздырыла торган ясалма интеллект буенча бөтенроссия олимпиадасында барлык регионнардан 8-11 сыйныфлардан 55 мең укучы катнашкан. Болгариядә узган ясалма интеллект буенча беренче Халыкара олимпиадада Россия җыелма командасы алтын һәм көмеш медальләр яулады, шулай ук баллар суммасы буенча лидер булды.

Сергей Кравцов ассызыклаганча, урта һөнәри белем бирү системасы алты һөнәр һәм 22 белгечлек буенча мәгълүмати технологияләр өлкәсендә квалификацияле кадрлар әзерли. Югары уку йортларындагы кебек үк, көллиятләрдәге IT-белгечлекләрне тәмамлаучыларның эш белән тәэмин ителеше югары дәрәҗәдә - 82%. Соңгы өч елда көллиятләрдә IT-студентлар 42% ка арткан. Бүген 376 мең студент әлеге юнәлешләр буенча белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International