Казанда төбәк тарихы буенча дәреслекләр турында фикер алыштылар

2024 елның 13 декабре, җомга

 Казанда Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең «Региональ тарих буенча дәүләт дәреслекләрен эшләү» төбәкара конференциясе эшли башлады.

Чарада Россиянең 30дан артык төбәгеннән тарих буенча төбәк дәреслекләренең авторлык коллективлары катнаша.

2023 елның 1 сентябреннән Россия мәктәпләрендә   10 һәм 11 сыйныфлар  тарих  буенча  бердәм  дәүләт дәреслекләре буенча укый башладылар. Россия тарихы һәм 5-9 сыйныфлар  өчен  гомуми  тарих буенча яңа дәреслекләр линейкасы 2024 елның октябрендә уңышлы үтте, ул инде  федераль  исемлеккә кертелгән. Төбәк дәреслекләрендә кече Ватанын таныткан эшлеклеләргә игътибар бирелергә тиеш. Шулай ук заман Геройлары - Махсус хәрби операциядә катнашучыларга. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International