Авито һәм «Цифрлы икътисад» АНО Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия цифрлар министрлыгы ярдәмендә «Цифрлы ликбез» бөтенроссия мәгърифәтчелек проектының өченче сезоны кысаларында цифрлы грамоталылык буенча дәресләрнең яңа циклын эшләтеп җибәрделәр, ул «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектын хуплап гамәлгә ашырыла.
Роликларның төп геройлары - Ряпушка Варя һәм Налим Максим - цифрлы платформаларда товарны сатып алырга һәм өйгә китереп бирергә һәм өстәмә эш эзләргә өйрәнәчәкләр. Яңа серияләргә нигез итеп Дарья Сысикова һәм Владимир Элизбарянның сценарийлар идеяләре алынган. Алар Краснодар һәм Ростов өлкәсеннән мәктәп укучылары.
Сценарийлар конкурсы быел май аенда Авито башлап җибәрде. Сценарий вариантларын Анапа, Сочи, Төмән, Новониколаевск (Вологда өлкәсе), Краснодар, Озерск (Чиләбе өлкәсе), Мәскәү, Бөгелмә, Чиләбе, Балтыйк, Михайловкадан (Ростов өлкәсе) 50 дән артык укучы җибәргән.