12-13 декабрь көннәрендә Алабуга районында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының 4 нче дивизия (Көнчыгыш) 2024/2025 еллар сезонында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында дивизиональ этабы узды.
Уеннар Алабуга районының «Хлыстово» спорт комплексында һәм «Адымнар - Алабуга» полилингваль белем бирү комплексында үткәрелде.
Ярышларның өлкән хөкемдары - Бөтенроссия категорияле хөкемдары Владимир Тарасов.
«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы «Баскетбол - мәктәпкә» бөтенроссия проекты кысаларында уздырыла. Шулай ук, Президент грантлары фондының иң яхшы социаль проектлары йөзлегенә керә.