"Әкият" балалар үзәгендә ТР Хәрби хезмәткәрләренең гаилә комитеты махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен чыршы бәйрәме оештырды. Бәйрәм "Капка янындагы бәйрәм" оешмасы һәм аның җитәкчесе Ирина Чернова ярдәме белән оештырылган интерактив Яңа ел спектакле рәвешендә узды.
"Барысы да без уйлаганча килеп чыкты. Балалар интерактив яраталар: уйнарга, сикерергә. Күргәнегезчә, битараф булмаган кешеләр күп, чөнки кешеләр хәйрия нигезендә ярдәм итәргә әзер, - дип уртаклашты комитет җитәкчесе Ангелина Галимова.
Оештыручы билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм - балалар өчен генә түгел, ә туганнар, әниләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары өчен дә әһәмиятле һәм мөһим. Монда алар аралаша, бер-берсенә ярдәм итә алалар.
Чарада Менделеевскидан махсус хәрби операция ветераны Урал Мәхмүтов та катнашты.