2014 елның 1 гыйнварыннан балаларын бакчага йөрткән өчен ата-аналарга яңа төр субсидия биреләчәк

2013 елның 29 октябре, сишәмбе

2014 елның 1 гыйнварыннан балаларын бакчага йөрткән өчен ата-аналар акчаны уртача 70 процентка күбрәк түли башлаячак.  Ким дигәндә, аена уртача 2 мең 500, күп дигәндә, 2 мең 800 сум дигән сүз бу. Әмма шул ук вакытта рес­публикада гаилә кереме­нә карап, яңа төр субсидия биреләчәк. Тик әти-әни­ләрнең күпчелеге әлеге ярдәмнең хәлне җиңеләйтәчәгенә ышанып бетми.

Әти-әниләр пошаманга төште
Республиканың социаль яклау, мәгариф бүлекләре хез­мәткәрләре балалар бакчаларына чыгып, компен­са­ция­нең ничек түләнүен аңла­туга карамастан, әлеге яңа­лыкка каршы чыгучылар көн­нән-көн арта бара. Әлеге ак­циягә республиканың 7 шәһә­ре кушылды инде. 3 ноябрьдә башкалабызның Бауман урамында митинг уздырылачак. Интернетта иң югары органнар башлыклары исеменә языл­ган үтенеч, ягъни пети­циягә имзалар җыю бара. “Быелгы уку елыннан түләү 100-300 сумга артса, иң зур “бү­ләк”не Яңа елга калдырдылар. Хәзер ата-аналар, бакча төренә карап, 1400-1700 сум тү­ләсә, 1 гыйнвардан 2000-4000 сум тү­ләргә тиеш булачак. Шә­һәр җитәк­че­леге моны тәр­бияче­ләрнең хезмәт хакы артуы бе­лән аңлата. Ни өчен ул ил бюджеты хисабына арт­мый, ә әти-әниләр исәбенә”, – диел­гән анда.
Артмый, бары тик түләүнең төзелеше генә үзгәрә
Моңа кадәр бер балага – 20, икенчегә –50, өченчегә 70 процент күләмендә түләнә тор­ган федераль компенсация саклана. Ә менә беренче тапкыр бирелә торган төбәк субси­дия­сенең күләме гаилә кеременә бәйле. Табыш гаи­ләдәге һәр кеше санына бү­ленә. Монда 10 мең сумга ка­дәр, 10-15 мең, 15-20 меңгә кадәр дигән күрсәт­кечләр бил­геләнгән. Әгәр акча кеше башына 20 мең сумнан артса, суб­сидия тиеш түгел. Бу оч­ракта бары тик федераль компенсация генә каралган. Шунысын да әйтергә кирәк: яңа субсидиядә бала­ның яше, бакчаның көнгә ничә сәгать эшләве дә мөһим. Чөнки 24 сәгатькә кадәр эшли торган бакча, үзәкләр бар. Аларда бәяләр төрлечә. Шулай ук бала кечкенәрәк булган саен түләү кыйм­мәтрәк килеп чыга.“Юридик һәм икътисадый яктан сорауны дөрес итеп куйганда, бу бәяләрне арттыру түгел, бары тик структураны һәм ата-аналар түләвен үз­гәртү”, – дип белдерде Татарстан мәгариф һәм фән минис­тры урынбасары Данил Мос­тафин “Гаилә һәм мәктәп” журналы әлеге мәсьәләгә багышлап уздырган “түгәрәк өстәл”дә.
Чынлыкта нәрсә үзгәрә соң? Моңа кадәр “РФдә Мәга­риф турында”гы Закон ниге­зендә ата-аналар баланы тоту өчен билгеләнгән акчаның 20 процентын гына түли иде. Яңа мәгариф законында исә бу чикләү бетерелде. Баланы караган өчен чыгымнар хә­зер өч төркемгә бүленә. Белем бирү хезмәте өчен финанс чыгымнарын, тәрбияче­ләрнең хезмәт хакын, уен­чык­лар, укы­ту-методик әс­бап­лар белән тәэмин итүне республика, коммуналь чыгымнарны муниципаль бюджет күтәрә. Әти-әниләр акчаны баланы бакчада тоткан һәм караган өчен түли. Моңа тук­лану, ху­җалык-көнкүреш, медицина хезмәтләре күрсә­тү, тәрбияче ярдәмчесе, техник персонал өчен хезмәт хакы фонды чыгымнары керә. Казан шәһәре Мәгариф ида­рәсенең планлы икътисад бүлеге җитәкчесе Лилия Башаркина ассызыклаганча, баланы тоту һәм карау бүген 3960 сумга төшә. Әгәр рес­пуб­лика компенсация тү­лә­мә­сә, әти-әниләр шушы сумманы тулысынча түләргә тиеш булыр иде. Моңа кадәр балалар бакчаларында эш­ләүче хезмәт­кәр­ләрнең сабыйлары бушлай йөрсә яки тулысынча яки яртылаш ташламалардан файдаланса, хә­зер ул бете­рел­гән. Бүген муниципаль берәм­лек­ләр тарафыннан аерым кате­горияләр өчен ташламаларны саклау мәсьәләсе карала.
Күпме тиеш?
– Безнең гаиләдә кеше башына 6 мең сум акча туры килә. Балабыз 3 яшьтән зуррак. Бакча көнгә 10,5 сәгать эшли. Безгә күпме субсидия тиеш? – дип кызыксына Ка­занның 194 нче бакчасына сабыен йөрткән Лилия Желтухина.
Әйтик, бу очракта ата-аналар түләве 2083 сумны тәш­кил итә. Беренче балага 20 процент субсидия каралган, ул – 249 сум. Гаилә кереме буенча 752 сум субсидия чыга. Нәти­җәдә Желтухиннар 1281 сум түләргә тиеш.
Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр­лы­гы­ның социаль яклау чаралары методологиясе бүлеге җи­тәк­чесе Елена Зенина әй­түен­чә, табыш кеше башына 10 мең сумнан кимрәк булганда түләү 300-500 сумга арта. Мәгариф министрлыгы сайтындагы “балалар бакчаларында ата-ана­лар түләве” ди­гән бүлеккә кереп, һәркем үз түләвен исәп­ләп чыгара ала. Компенсация бил­ге­ләр өчен ата-аналарның уртача түләве кү­ләме билге­ләнгән. Ул – 1246 сум.
Белгечләр, рәсми рәвештә эшләмәгән ата-аналар да яр­дәм­гә өметләнә ала, дип тынычландыра. Бүген бакчаларда субсидия буенча документлар җыю бара. Аны 30 декабрь­гә кадәр тапшырырга мөмкин. Компенсация яңа елдан түләнә башлый. Кыскасы, җылылык өчен бирелә торган субсидия кебек документларны елга ике тапкыр тапшырасы була. Әмма түрәләр ата-аналарга мәшә­кать тудырмас­ка вәгъдә итә­.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International