Мәктәпләрдә Россия тарихы буенча яңа дәреслекләр 2025 елның сентябрендә барлыкка киләчәк

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Татарстан тарихы буенча яңа дәреслек - бүгенге көндә төбәк тарихы буенча әзерләнгән иң яхшы пособиеләрнең берсе. Бу хакта КФУда төбәк тарихы дәреслекләрен эшләү буенча төбәкара конференциянең пленар утырышында Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең фәнни директоры Михаил Мягков белдерде.

Якын арада РФнең 89 субъектында да тарих буенча төбәк дәреслекләре булдырачак. Татарстанның «Безнең төбәк тарихы» дәреслеге проекты эшләнгән инде. Аны әзерләүдә зур күләмле эш алып барылды, анда бик күп авторлар катнашты, шул исәптән КФУ галимнәре, ТР Фәннәр академиясе вәкилләре, дип сөйләде ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов. Министр урынбасары әйткәнчә, тагын бер бурыч - төбәк дәреслекләренең якынча бер стиле булырга тиеш.

Казанда 12 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр төбәк тарихы дәреслекләрен эшләү буенча төбәкара конференция узды. Форумда Россиянең 30 дан артык төбәгеннән мәгариф департаменты вәкилләре катнашты.

Чара Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тарафыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International