Николай Овсиенко Россия тарихын балалар бакчаларында ук өйрәнә башларга тәкъдим итте

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Балалар бакчаларында илебез тарихын өйрәнүне РФ Президентының гуманитар өлкәдә дәүләт сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе урынбасары Николай Овсиенко тәкъдим итте. Бу хакта ул КФУда төбәк тарихы дәреслекләрен эшләү буенча төбәкара конференциянең пленар утырышында белдерде.

Аның сүзләренә караганда, мәктәпкәчә учреждениеләрдә Россия тарихын өйрәнү мәсьәләсе ведомствоара тарихи агарту комиссиясе тарафыннан өйрәнелгән.

"Идея яңгырады. Минемчә, ул тормышка ашырылачак ", - дип ассызыклады спикер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International