Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсендә башкарма органнары җитәкчеләре өчен Бөтенроссия киңәшмәсе үткәрде.
Чарада катнашучылар “Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыру йомгаклары һәм 2036 елга кадәр мәгариф үсеше стратегиясен 2040 елга кадәр перспективалы эшләү турында фикер алыштылар. Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко видеоэлемтә буенча яшь буынга белем бирү һәм тәрбияләү өлкәсендә бик зур эш башкарылуын билгеләп үтте.
Дмитрий Чернышенко ассызыклаганча, "Мәгариф" илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешелде.
"Профессионалитет" программасы озак еллар эчендә СПО системасын стимуллаштырган һәм ата-аналар өчен үз балаларын көллиятләргә бирергә мөмкинлек күрсәткән, тизләтелгән программа буенча эшче һөнәрләрен ала һәм хезмәт базарына чыга ала торган проект булды. "Профессионалитет" программасында катнашучы 230 меңнән артык студент икътисадның төп тармаклары предприятиеләре өчен әзерләнә", - диде Дмитрий Чернышенко. Шулай ук “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында 370 көллият модернизацияләнгән, ә мәктәпләр һәм балалар бакчаларын масштаблы төзү һәм ремонтлау нәтиҗәсендә миллионлаган балаларның заманча сыйфатлы белем алу мөмкинлеге барлыкка килгән, 1300 мәктәп һәм 1700 балалар бакчасы төзелгән, 4500гә якын мәктәп бинасы ремонтланган һәм 18 500 дән артык “Үсеш ноктасы” ачылган.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы яңа илкүләм проектларның түбәндәге максатларга: һәр кешенең потенциалын үстерүгә, яшәү өчен уңайлы һәм имин мохит булдыруга җавап бирәчәгенә игътибар итте. Ул “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектында алты федераль проект каралганын сөйләде, аларны гамәлгә ашыруда Мәгариф министрлыгы катнаша.
Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы башкарма органнары җитәкчеләре өчен бөтенроссия киңәшмәсе 13-14 декабрьдә узды. Анда 89 төбәк вәкиле, шулай ук 37 педагогик югары уку йорты ректорлары катнашты.