Татарстанда 2024 елда төзелгән өч объект проекты типовой проект документациясе исемлеген тулыландырды. Алга таба аларны Россиядә охшаш биналар төзегәндә кулланачаклар.
Сүз Казандагы Родина урамында 1224 урынлы мәктәп, Лаеш районы Усад авылында 1501 урынлы мәктәп һәм Казанның 59 нчы кварталында 220 урынлы балалар бакчасы проектлары турында бара. Документация Россия Төзелеш министрлыгы карары буенча типовой дип таныла. Моның өчен проект иң яхшы практикаларны, функциональ, техник һәм икътисадый күрсәткечләр буенча нәтиҗәле техник чишелешләрне исәпкә алып төзелергә тиеш.
Родина урамындагы мәктәп «Мәгариф»милли проекты кысаларында төзелгән.