«Идея өчен 25 млн сум»: Татарстан студентлар отрядлары проект үзәге эшенә йомгак ясады

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

Татарстан студентлары проект үзәгенең Республика премиясендә грант эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

2024 елда хәрәкәттә катнашучылар федераль һәм республика күләмендәге грант конкурсларында 42 җиңү яулады. Профориентация, һөнәри осталык һәм медиакоммуникацияләрне үстерү өлкәсендә хезмәт проектларын һәм чараларны оештыруга алар 25 миллион сумнан артык акча җәлеп итте.

Татарстан студентлары чараларны һәм проектларны гамәлгә ашыруга грант акчаларын актив җәлеп итә. Соңгы өч елда гына да хәрәкәт активистларының хезмәт исемлеге 72 грант белән тулыланды, аларның гомуми суммасы 56 миллион сумга якын тәшкил итте, дип хәбәр итә ТР студотрядларының матбугат хезмәте.

Проект эшчәнлеге кураторлары бүгенге көндә күпчелек югары уку йортлары штабларында бар. Республика дәрәҗәсендә эшне студентлар отрядларының республика штабы белгече Дарья Исламгулова координацияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International