Казанның 91 нче мәктәбе укытучысы Татьяна Борһанова “Знание” Россия җәмгыяте премиясе финалистлары рәтенә керде.
Ул «Киңәшче-мәгърифәтче» номинациясендә җиңүгә дәгъва итә. Махсус номинация Укытучы һәм остаз елында балалар иҗтимагый берләшмәләрендә тәрбия һәм үзара хезмәттәшлек буенча директорлар киңәшчеләре өчен оештырылган иде.
Анда катнашу өчен төрле төбәкләрдәге укытучылардан 4,8 меңнән артык гариза бирелгән.
Әйдәгез, хезмәттәшебезгә ярдәм итик, аның турында мәгълүмат белән "ВКонтакте" дагы премия кушымтасында танышырга мөмкин. Җиңүчеләрнең исемнәрен 2025 елның февралендә игълан итәчәкләр.