Төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү, урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары арасында «Без срока давности» Халыкара иншалар конкурсы башланды. Конкурсны гамәлгә куючы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы . Конкурсның федераль операторы Мәскәү педагогика дәүләт университеты . Конкурсны оештыру һәм үткәрүне мәгълүмати-методик тәэмин итү https://ec.memory45.su/ рәсми сайтында гамәлгә ашырыла. Конкурсның төбәк этабын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.
Конкурс дүрт этапта уздырыла:
мәктәп этабы - 2025 елның 19 гыйнварына кадәр,
муниципаль этап - 2025 елның 20 гыйнварыннан 5 февраленә кадәр,
региональ этап - 2025 елның 6-17 февралендә,
федераль этап - 2025 елның 18 февраленнән 17 мартына кадәр.
Конкурста язылган әсәрләр прозада хикәя, әкият, көндәлек, очерк, репортаж, интервью, эссе, читтән торып экскурсияләр, рецензия, юлъязма жанрында тәкъдим ителә.
Конкурска җибәрелгән шигъри текстлары каралмый.
Конкурсның төбәк этабына иншалар кулдан язылып кабул ителә, анкета, гариза, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык һәм кулъязманың ксерокопияләре (юри Казан шәһәре, Кремль урамы, 9 йорт, 311 бүлмә) 2025 елның 5 февраленнән дә соңга калмыйча җибәрелә.
Әлеге чара «Мәгариф» милли проектының «Патриотик тәрбия» һәм «Россия яшьләре» федераль проектлары максатларына туры килә.