Быел Татарстанда студентларның аспирантурага кызыксынуы арту тенденциясе күзәтелә.
«Агымдагы елда аспирантурага кызыксыну арту күзәтелә. Бигрәк тә тарихи фәннәр һәм икътисад буенча конкурс бер урынга дүрт кеше тәшкил иткән. Әмма тел белгечлегенә кытлык бар», - дип белдерде Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең еллык йомгаклау җыелышында академиянең вице-президенты Айнур Тимерханов.
Аның сүзләренә караганда, аспирантларга ярдәм итүнең яңа чараларын кертү ихтыяҗы туган.