Татарстанда фәнни-популяр туризм программасына 63 яңа объект керә

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

2025 елда Татарстанда фәнни-популяр туризм программасын эшләтеп җибәрүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Бүгенге көндә аңа 16 объект кертелгән, киләсе елга тагын 63 объектны кертү планлаштырыла.

«Быел Татарстанда 2035 елга кадәр фәнни-популяр туризм концепциясе эшләнде. 63 яңа объектны кертү турындагы тәкъдим федераль оператор адресына җибәрелде. Хәзер проектны нәтиҗәле эшләтеп җибәрү бурычы тора, - дип белдерде еллык йомгаклау җыелышында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.

Бүгенге көндә КФУ, КНИТУ-КАИ, Иннополис университеты һәм Б.Рәмиев исемендәге IT-парк базасында Татарстанда фәнни-популяр туризмның биш маршруты эшләнгән һәм гамәлгә кертелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International