Әлмәтнең сәламәтләндерү лагерьларында махсус хәрби операция сугышчыларының 100 гә якын баласы ял итәчәк

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Кышкы каникулларда, 2025 елның 2-8 гыйнварында, Әлмәт районы территориясендә сәламәтләндерү лагерьларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары ял итәчәк.

«Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, хәзерге вакытта 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге балаларны җыю бара. МХО сугышчыларының балаларына юлламалар бушлай бирелә. Ялга 100 гә якын бала барыр дип планлаштырыла. Юллама алырга теләүчеләргә Яшьләр үзәгенә (Ленин, 21, 35 кабинет) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Үзең белән электрон документлар: әнисенең паспорты (фото прописка), әнисенең ИНН һәм СНИЛС ы, баланың туу турында таныклыгы яисә паспорты, баланың әтисен мобилизацияләү турында белешмә булырга тиеш.

2 сентябрьдән РФ Оборона министрлыгы белән Татарстанда килешү төзегән кешеләр 2 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International