Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы һәм Кытай Халык Республикасы Фән һәм технология министрлыгы Россия фәнни оешмаларына һәм (яки) университетларга грантлар бирүгә уртак конкурс үткәрә.
Проект бер яки берничә фәнни оешма яки Кытай югары уку йортлары белән берлектә башкарылырга тиеш, шулай ук Россия оешмалары арасыннан эшләүчеләрне җәлеп итү мөмкинлеге бар.
Катнашуга гаризаны 2025 елның 15 гыйнварына кадәр финанс ярдәме чаралары күрсәтүнең рәсми порталында бирергә кирәк. Кытай партнерлары Кытай Халык Республикасының фән һәм технологияләр министрлыгына кайтарма ( зеркальная) гаризаны җибәрәчәкләр. Җиңүче оешма алырга мөмкин булган иң зур грант күләме - елына (3 елга) 10 млн сум (2025-2027 еллар).
Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүмат финанс ярдәме күрсәтү порталында күрсәтелгән.