2024 елның 4 декабрендә XI (XII) сыйныф укучылары башкарган йомгаклау иншасын (изложение) тикшерү һәм эшкәртү тәмамланды.
Йомгаклау иншасын 15098 чыгарылыш сыйныф укучысы язган; 15046 “зачет”, 52 укучы “незачет” алган. Йомгаклау изложениесен 164 чыгарылыш сыйныф укучысы язган, барысы да "зачет" алган.
Димәк, урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә 15210 чыгарылыш сыйныф укучысы кертелә.