6-17 декабрьдә Казанда Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының 2023/2024 еллар сезонының дивизиональ этабы узды.
Уеннар Казанның Яңа Савин районы 107 нче гимназиясенең спорт залында үткәрелде. Ярышларның баш хөкемдары - Валерий Терентьев, Бөтенроссия категориясе хөкемдары.
«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы «Баскетбол - мәктәпкә» бөтенроссия проекты кысаларында уздырыла. Чемпионат үткәрү «Спорт - яшәү нормасы» федераль проектының «Демография» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә һәм гомуми белем бирү оешмаларында баскетболны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.