ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Илсур Һадиуллинга мәктәп автобуслары алу өчен сертификат тапшырды

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе

Казанда «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясенең XIX елгы съезды узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Съезд эшендә ТРның барлык муниципаль берәмлекләре вәкилләре - барлыгы 956 делегат катнашты. Муниципаль берәмлекләр съезды кысаларында федераль акчалар хисабына сатып алынган ПАЗ һәм ГАЗ мәктәп автобуслары алуга сертификат тапшыру тантанасы булды.

Шулай итеп, 2024 ел ахырына кадәр ТР муниципаль районнары 50 мәктәп автобусы алачак, алар: ПАЗ маркалы 17 автобус һәм ГАЗ маркалы 33 автобус. Автобуслар 1232 урынлы. Автобуслар балаларны куркынычсыз йөртү өчен гамәлдәге кануннарда билгеләнгән таләпләр нигезендә барлык кирәкле нәрсәләр белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International