Федерация Советы рус телен белмәгән мигрантлар балаларын мәктәпкә кабул итүне тыюны кертүче закон проектын хуплады.
Шул рәвешле, чит ил гражданнары балалары Россия мәктәпләрендә бушлай тест узганнан соң гына белем алачак. Аны дәүләт яисә муниципаль гомуми белем бирү оешмалары уздырачак. Әгәр тест уза алмасалар, балалар һәм яшүсмерләр укырга кертелмәячәкләр.
Канун кабул ителгән очракта, 1 апрельдән үз көченә керә.