Мәскәүдә «Россия» Милли үзәге мәйданчыгында «Твой Ход» Бөтенроссия студентлар проектының дүртенче сезоны финалы тәмамланды. Татарстаннан 37 кеше финалга чыкты, шуларның җидесе җиңүче булды һәм үз проектларын гамәлгә ашыруга 7 млн сум күләмендә акчалата приз алды.
Финалистлар үз идеяләрен тәкъдим итеп кенә калмадылар, тәҗрибә уртаклаштылар, фикердәшләр таптылар һәм белем бирү мастер-классларында катнаштылар.
Татарстаннан Казан дәүләт энергетика университетыннан Даниил Ченцов, Казан милли тикшеренү технология университетыннан Элизабет Абрамова , Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясеннән Әдилә Зиннәтуллина, Казан (Идел буе) федераль университетыннан Юрий Маясин һәм Ольга Чурикова, Казан дәүләт медицина университетыннан Максим Широбоков һәм «Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты (Россия Юстиция министрлыгы) федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесеннән Диана Чудакова (филиалы) җиңүче булды.
Чараны Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы, «Россия Яшьләр берлеге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм «Россия - мөмкинлекләр иле» АНО белән берлектә оештырдылар.
Әлеге чара «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә.