Татарстанда, гадәттәгечә, Яңа ел алдыннан ятим балаларга яңа фатир ачкычлары бирүне дәвам итәләр

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе

Бүген, 20 декабрьдә, Казанда "Салават күпере" торак комплексында үзләренең яңа фатирларыннан күптән көтелгән ачкычларны тагын 20 ятим бала алды.

Тантаналы чарада ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина һәм ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров катнашты. Йортлардагы барлык фатирлар яшәү өчен тулысынча әзер, сантехника, электр плиталары, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны читтән торып санауның автомат системасы белән җиһазландырылган.

2013 елдан башлап Татарстан Республикасы ятим балаларга 5 346 торак бирелгән, шул исәптән быел 621 , гомуми суммасы 1 742 278,7 мең сум. Шул исәптән Татарстан Республикасы бюджеты акчасы 1 640 637,1 мең сум, Россия Федерациясе бюджетыннан 101 641,6 мең сум .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International