19 декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «ЭКОлидер» республика конкурсына йомгак ясалды.
Конкурсның төп максаты- җәмәгатьчелекнең игътибарын экологик иминлек проблемаларына җәлеп итү, шулай ук табигатьне саклау эшчәнлеген бүләкләү. Конкурста катнашуга 291 гариза бирелгән, шул исәптән республиканың балалар бакчаларыннан да. Шуларның алты балалар бакчасы конкурста җиңүчеләр арасына керде.
«Экологик белем» номинациясендә җиңүчеләр:
Беренче урын - Мамадыш шәһәренең «Бәләкәч» 5 нче балалар бакчасы,
Икенче урында - Югары Осланның «Радуга» балалар бакчасы,
Өченче урын - ТР Яшел Үзән районының “Кояшкай” балалар бакчасы.
«Педагогик тәҗрибә һәм инициативалар» номинациясендә җиңүче педагоглар:
Беренче урында - Әүхәдиева Айсылу Илнур кызы, Мамадыш районының Түбән Ушмы балалар бакчасы тәрбиячесе,
Икенче урында - Малыхина Лариса Александровна, Бөгелмә шәһәренең «Журавушка» 14 нче прогимназиясе гомумбелем бирү коммерцияле булмаган автоном оешмасы тәрбиячесе,
Өченче урын - Виноградова Ольга Игоревна Яшел Үзән районының «Гөлчәчәк» 34 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе.